Гриппка каршы прививка өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим, чөнки грипп алар тарафыннан авыр кичерелә, ә еш кына хроник авыруларны да «уята». Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре фикеренчә, нәкъ менә шуңа күрә вакытында вакциналаштыру авыр нәтиҗәләрдән сакланырга гына түгел, ә кешенең гомерен саклап калырга да сәләтле.
Гриппны һәм кискен респиратор вирус авыруларын профилактикалау буенча чаралар планы нигезендә учреждениедә прививка ясау кампаниясе башланды. Кичә Югары Ослан үзәк район хастаханәсе медиклары, табиб Н. М. Монасипова күзәтүе астында, социаль хезмәт алучыларга һәм интернат-йорт хезмәткәрләренә прививка ясадылар.
.jpg)