«Теплый дом» социаль приютында куркынычсызлык көне

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Чүпрәле районы «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Апас отрядының Уби авылы буенча саклау буенча аерым пост башлыгы А. В. Исланов белән очрашу оештырдылар.

Чара террорчылык турында күзаллау, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзеңне тоту нигезләрен, җәмәгать аңы һәм гражданлык позициясе турында белемнәрне формалаштыруга ярдәм итте. Шулай ук Алексей Владимирович балаларга янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләде, янгын куркынычсызлыгы чараларын аңлатты һәм янгын чыккан вакытта балаларны эвакуацияләү тәртибенә һәм беренчел янгын сүндерү чараларының эш принцибына аерым игътибар бирде.

Барлык тәрбияләнүчеләргә янгынга каршы тематикага белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International