Буа интернат-йортында яшәүче аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән даими дәресләр үткәрелә

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр дә, кече төркемнәрдә чаралар да үткәрелә. Бүген, мәсәлән, учреждениедә «Каптыргычлар белән уеннар» дигән дәрес булып узды.

Беренче карауга гади булган предметлар белән уеннар кулларның вак моторикасын үстерү өчен файдалы, алар бармаклар хәрәкәтен координацияләргә, төгәллекне һәм җитезлекне үстерергә, күрү системасын координацияләргә ярдәм итә. Социаль хезмәт алучыларның яшенә карап, аларга тәкъдим ителә торган биремнәр үзгәрергә һәм катлауланырга мөмкин. Шәфкать туташы Әлфия Вәлиева сүзләренә караганда, мондый төрдәге дәресләр интеллектуаль һәм фикерләү процессларын үстерүгә дә ярдәм итә, сөйләм күнекмәләрен яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International