«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО мәгълүматларына караганда, Special Olympics Inc. җитәкчелеге тарафыннан 2022 елда Казан шәһәрендә узарга тиеш Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын 2023 елның гыйнварына күчерү тәкъдим ителде. Бу тәкъдим Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хупланды. Чара үткәрү даталары хәзерге вакытта билгеләнә һәм өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган: https://www.sokazan2022.com/news/ru/всемирные-зимние-игры-специальнои-олимпиады-в-казани-проидут-в-январе-2023-года.