Министрлык хезмәткәрләре «Милләт кроссы – 2021»дә катнашты

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

18 сентябрьдә Казанда «Милләт кроссы – 2021» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Массакүләм йөгереш Казансу яры һәм «Урам» экстрим-паркы территориясендә узды.

Суык булуга карамастан, Казанда 9,5 меңнән артык актив ял яратучы кеше чарага кушылды. Әлеге спорт бәйрәмендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.

Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International