24-27 сентябрьдә Казанда узачак «Конструктив» форумына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан яшьләре экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыша, шулай ук критик фикерләү һәм стресска каршы тору сәләтен, вербовкаларга һәм манипуляцияләргә каршы тору өлкәсендә күнекмәләр үстерә, буллингны профилактикалау һәм яшьләрне деструктив берләшмәләргә җәлеп итү буенча хәбәрдарлык һәм компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрә алачак.
Форум онлайн һәм офлайн форматта узачак. Форум программасы белем бирү лекцияләрен һәм кейс-турнирны үз эченә ала. Барлык теләүчеләрнең «ВКонтакте» социаль челтәрендә турыдан-туры трансляциягә кушылу, спикерларны тыңлау һәм аларга сораулар бирү мөмкинлеге булачак.
Форумда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр, шулай ук дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләр катнаша ала. Быел форумның көндезге форматында катнашучылар һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен белем бирү программасында катнашучылар квалификация күтәрү турында сертификатлар алачаклар.
Гариза бирү кампаниясе 4 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда катнашу өчен гариза atmrt.ru/konstructiv сайтында тутырыла. Шунда ук форум турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган.