«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр гражданлык бурычларын үтәделәр

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген, 17 сентябрь көнне, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сайлау участогында Дәүләт Думасы депутатлары өчен сайлаулар уза. Барлык 133 кеше интернат-йортта активлык күрсәттеләр һәм үз тавышларын теге яки бу кандидатлар.

Учреждение хезмәткәрләре аз хәрәкәтләнүче кешеләр, начар күрүчеләр һәм мөстәкыйль рәвештә йөри алмаганнар өчен барлык шартлар да тудырганнар. Урын өстендәге кешеләр үз бүлмәләрендә тавыш бирә алдылар.

Белгечләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә сайлау участогына узарга, ә аннары кире бүлмәгә кайтырга булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International