Бүген, 17 нче сентябрь көнне, Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнаштылар.
Үзәк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, нәкъ менә шушы көннәрдә дәүләтнең киләчәге хәл ителә. Алар парламентка үз вәгъдәләрен үтәргә, Россия гражданнарының өметләрен һәм ышанычын акларга сәләтле җаваплы кешеләр килер, дигән ышаныч белдерделәр.
