Республиканың Зәй районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтү дәвам итә.
План буенча 2021 елда медучреждениегә 1 178 авыл кешесе китерелергә тиеш. Бүгенге көндә «Демография» милли проекты чаралары белән 860 кеше колачланган, бу план күрсәткеченең 73 % ын тәшкил итә.
Ел саен диспансерлаштыру узу – мөһим һәм кирәкле чара. Өлкән кешеләрнең күбесе моны аңлый һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән бергә билгеләнгән көнне Зәй РҮХнә баралар. Әмма моны аңламаучы өлкән буын вәкилләре дә бар, аларга үз вакытында тикшеренү узу кирәклеген медицина хезмәткәрләренә аңлатырга туры килә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, диспансерлаштыру узу проблеманы үз вакытында ачыкларга һәм оператив ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән очраклар да бар. Әйтик, 15 сентябрьдә Зәй районында яшәүче 70 яшьлек ир авылдашлары белән бергә медучреждениегә китерелде. Өлкән яшьтәге ир-атның кан басымы югары булуы ачыклана һәм аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Күрсәтелгән медицина ярдәме, бәлки, аңа югары артериаль кан басымының куркыныч нәтиҗәләрен – инсульт яки инфарктны булдырмый калырга ярдәм иткәндер.