Питрәч интернат-мәктәбендә яңартылган тегү остаханәсе ачылды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Питрәчнең мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе базасында яңартылган тегү остаханәсен ачу тантанасы узды. Чарада район социаль яклау бүлеге җитәкчесе һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры катнаштылар.

Тегү остаханәсендә балалар көндәлек тормышта кирәкле гамәли күнекмәләр ала, кулларның вак моторикасын, игътибарлылыгын яхшырта, шулай ук кызыксынулар буенча яңа дуслар таба алачаклар.

Остаханә ачу тантанасыннан тыш, чарада «Һөнәрләр көне» программасы белән дә таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International