Минзәләдә менталь инвалидлар өчен дәресләр уздырдылар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

14 нче сентябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Син барын да булдырасың!» программасын тормышка ашыру кысаларында чаралар узды.

Шулай итеп, психолог Евгения Бочкарева психологик тренинг үткәрде, ул төркемне берләштерүгә, эмоциональ киеренкелекне төшерүгә һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Гаилә белән эшләү буенча белгечләр Наталия Кудряшова һәм Ольга Бывальцева табигый материалдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Матур аппликацияләр ясап, үз эшенең нәтиҗәсен күреп, яшьләр уңай эмоцияләр кичерделәр.

Әзер эшләрдән көзге кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International