«Сәламәтлек дулкыны» бөтенроссия акциясе кысаларында 10 сентябрьдә Чистайда федераль медицина үзәкләренең әйдәүче белгечләре белән теплоходны каршы алдылар.
Милләт сәламәтлеге лигасы һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган акция Россия территориясендә инде 15 нче тапкыр үткәрелә. Чистай бу чарага беренче тапкыр кушылды. Акциядә «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар да катнашты.
Чистайлылар федераль медицина үзәкләренең әйдәүче белгечләре белән очраштылар, фитнес-разминка ясадылар һәм 10 000 адым уздылар. Акциянең һәр катнашучысына шәһәр символикасы төшерелгән бүләкләр тапшырылды.