«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр спорт ярышларында катнашалар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

13 сентябрь көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өстәл уеннары буенча спорт ярышлары оештырылды. «Спорт экстремизмга каршы!» дип аталган чара адаптив физик культура буенча инструктор-методист Р. В. Ипаров җитәкчелегендә узды.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен мондый уеннар һәм турнирлар интернат-йортта даими рәвештә үткәрелә. Аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен махсус җайлаштырылган өстәл уеннары аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга, актив озын гомерне озайтырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, спорт ярышлары социаль хезмәт алучыларның психик һәм эмоциональ торышына уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International