14 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Бала һәм компьютер чиге» дигән темага профилактик сәгать үткәрде. Чара компьютерга бәйлелекне профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
Дәрестә катнашучылар, өлкәннәр һәм балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар, компьютерга бәйлелек билгеләре, балаларның үзләренең ялларын мөстәкыйль рәвештә оештыра белмәү, реаль дөнья кыенлыкларыннан виртуаль дөньяга китәргә омтылу сәбәпләре турында белделәр.
Социаль педагог ата-аналарга үз ягыннан контрольне көчәйтергә, балалар белән бергә монитор алдында үткәрәсе вакытны һәм Интернеттан файдалануның конкрет максатларын төгәл билгеләргә киңәш итте.