Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган өчен грант акчасына «Безгә еллар куркыныч түгел, күңел генә яшь булсын!» дигән социаль проект тормышка ашырыла.
Шушы көннәрдә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече бер социаль хезмәт алучы белән дәрес үткәрде, аның мускуллары һәм аяк буыннары белән проблемалары бар. Белгеч кирәкле тернәкләндерү чараларын сайлап алды һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтте, приборларны куллану һәм аңа каршы күрсәткечләр турында сөйләде. Мәсәлән, магнитотерапия аппараты һәм велотренажер ярдәмендә белгеч тернәкләндерү мастер-классы оештырды.
Мондый тернәкләндерү чараларын куллану нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфаты яхшыра, аларның психик һәм физик сәламәтлеге яңадан торгызыла һәм саклана, шулай ук картаю процессы акрыная.