2021 елның 15 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 16 807 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 225 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,83 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 60 746 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 784 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 589 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 37 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.