Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 404 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 15 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 352, 440, 801 һәм 218 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Менделеевск (+3) һәм Кама Аланы (+1) шәһәрләрендә күзәтелә.