Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәге эшли. Аның иң актив катнашучылары – 10 кеше, алар атнага ике тапкыр бик теләп дәресләргә йөриләр һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр.
Социаль хезмәт алучыларның, иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, үз хезмәт җимешләрен башка кешеләргә күрсәтү, бәя алу мөмкинлеге дә бар. Тегү, крючок белән бәйләү, модульле оригами, декупаж, пейп-арт – бу әле өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт буенча инструктор тәкъдим иткән дәрес төрләренең тулы исемлеге түгел.
Бүгенге дәрестә интернат-йортта яшәүчеләр атлас тасманың килеп чыгу тарихын белделәр һәм мастер-класс барышында тасмалардан розалар ясадылар. Чәчәкләрне алар урын өстендәге социаль хезмәт алучыларга бүләк итәчәкләр.