Кайбыч районында берничә профилактик чара үткәрелде

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Экстремизмга – юк!» ункөнлегенә йомгак ясадылар. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре белгечләре тарафыннан терроризмга каршы куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән берничә чара уздырылды.

Шулай итеп, учреждение хезмәткәрләре терроризмга каршы куркынычсызлык буенча инструктаж уздылар. Социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрелде, аларга видеороликлар күрсәттеләр, гражданнар мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International