Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә «Без төрле, әмма без бергә» дигән программа кысаларында чираттагы дәрес узды.
Чараның темасы – «Чын күңелдән сөйләшү», ә бу кул эшләре вакытында аеруча яхшы килеп чыга. Социаль хезмәтләр алучыларга стринг-арт техникасы бик ошады, һәм бу дәрестә алар үз панноларын эшләүләрен дәвам иттеләр.
Сөйләшү бик кызыклы һәм рәхәт килеп чыкты. Катнашучылар күңелле хатирәләре белән уртаклаштылар, киләчәккә планнар кордылар. Чара чәй табыны артында тәмамланды.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар менталь тайпылышлары булган гражданнарның социальләшүен яхшыртырга, уңай кызыксынулар тудырырга, бер-берсен ишетергә һәм үзара аңлашырга өйрәтергә тиеш.