Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Буа муниципаль районында булып кайтты.
Күчмә чара кысаларында министр урынбасары гражданнарны кабул итте һәм буалыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Гражданнар белән аралашканнан соң, Э. Н. Нигъмәтҗанова Министрлык карамагындагы учреждениеләр арасында «Һәркем өчен уңайлы мохит» инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы шартлар тудыру буенча иң яхшы объектка конкурс призерына 3 урын өчен диплом тапшырды.
