«Өмет чаткысы»нда тәрбияләнүчеләрне компьютер артында үткәргән вакытны контрольдә тотарга өйрәтәләр

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең Интернеттан файдалану турында белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан компьютер һәм интернет-бәйлелекне кисәтү буенча интерактив дәрес үткәрделәр.

Балалар «бәйлелек» төшенчәсенең мәгънәсе, компьютер уеннары вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Тәрбияче Инна Нурмиева үзәктә тәрбияләнүчеләргә компьютер артында үткәргән вакытны ни өчен контрольдә тотарга кирәклеген аңлатты.

«Компьютер уеннарын бөтенләй дә уйнарга ярамыймени соң?», – дип мөрәҗәгать итте балалар Инна Нурмиевага. Компьютер уеннарының файдасы һәм зыяны турында видеоролик караганнан соң, яшь интернет-кулланучылар үз сорауларына үзләре җавап бирделәр.

Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый профилактик дәресләр тәрбияләнүчеләрнең компьютер уеннарының кеше тормышына начар тәэсир итүе турында белемнәрен киңәйтә һәм ялларын планлаштырырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International