«Астра» тернәкләндерү үзәгендә яңа процедура үткәрә башладылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Анна Парамонова логопед массажы үткәрә. Ул сөйләм аппаратын активлаштыра, сөйләм зоналары мускулларының тонусын нормальләштерә, периферик сөйләм аппаратының мускулларының, кан тамырларының һәм торышын үзгәртә.

Логопед массажы төрле сөйләм бозылулары булган балаларга тәкъдим ителә. Сөйләм дефектларын активлаштыру һәм коррекцияләү өчен процедура мөстәкыйль дәвалау алымы буларак та, комплекслы чара сыйфатында да кулланыла. Мондый массаж тавышларның әйтелешенә коррекция ясарга мөмкинлек бирә. Неврологик тайпылышлар симптомнары булган очракта да ул яхшы нәтиҗәләр бирә.

Моннан тыш, тернәкләндерү үзәгендә яңа процедура – гидромассаж үткәрелә башлады. Сәламәтләндерү чаралары су белән дәвалау кабинетында үткәрелә. Балалар ваннада махсус коврикта яталар, аның тишекләреннән тән рецепторларына йогынты ясый торган бик күп һава куыклары чыга. Бу процедура иммун системасын ныгыта, нерв, сулыш, йөрәк-кан тамырлары, терәк-хәрәкәт һәм башка системаларның эшен яхшырта. Шәфкать туташы Елена Хәкимовна билгеләп үткәнчә, гидромассаж балаларга бик күп уңай эмоцияләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International