«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә туп белән уеннар оештырдылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Минем күңелле тубым» дигән танып-белү музыкаль-спорт чарасы уздырдылар.

Чара башында балаларга «Туп каян барлыкка килгән» дигән презентация күрсәтелде. Балалар бу спорт инвентаре барлыкка килү тарихы, туп белән заманча уеннар турында белделәр. Аннан соң, ике командага бүленеп, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр төрле уеннарда катнаштылар.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый физик активлык сәламәтлек өчен бик фадалы, шулай ук коллективны берләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International