Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында Саба районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре гражданнар белән «Арт-терапия» технологиясе буенча тернәкләндерү чаралары уздыралар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар рәхәтләнеп рәсем ясыйлар, бәйлиләр, шашка уйныйлар һ. б. Мондый дәресләр кулларның вак моторикасын үстерә, өлкәннәргә нерв киеренкелегенә каршы көрәштә ярдәм итә, үз-үзләрен күрсәтергә булыша, баш мие эшен яхшырта. Арт-терапия кәефне күтәрү генә түгел, ә үз-үзеңне күрсәтү ысулы да.