Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары Чәчтараш көненә багышланган әңгәмә һәм конкурс программасында катнаштылар.
Тәрбияче Ирина Телицына учреждение карамагындагыларга әлеге һөнәри бәйрәм тарихы турында сөйләде, ә аннан соң яшәүчеләр «Иң тиз чәчтараш», «Рифмалар төзүче чәчтараш», «Бигуди так» һ. б. конкурсларда катнаштылар. Чара викторина белән тәмамланды.