Буа интернат-йортында яшәүчеләрне татар милли киемнәре белән таныштыралар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татар милли костюмы» дигән танып-белү дәресе узды.

Учреждение карамагындагылар татар халкының киеме элементларының үзенчәлекләре һәм милли костюм тарихы белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар милли кием формалашу тарихы, аның төсләре турында белделәр. Чараның танып-белү өлешеннән соң интернат-йортта яшәүчеләр «Түбәтәй» милли уенын уйнадылар, шулай ук татар халык җырларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International