Волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә ярдәм итә

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрне игътибар һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алырга омтыла. Күп еллар дәвамында Буа ветеринария техникумы волонтерлары белән берлектә белгечләр ветераннар, өлкәннәр өчен төрле акцияләр, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрәләр.

Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч һәм волонтерлар өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы ялгыз яшәүче кешегә адреслы ярдәм күрсәттеләр. Балалар берничә сәгать эчендә бакчаның бөтен территориясен тәртипкә китерделәр. Волонтерлар отрядының эше социаль хезмәтләр алучыга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте, аның кәефен күтәрде.

Чараны оештыручы буыннарның үзара аралашуы яшь кешенең шәхесен формалаштыруда, аның алга таба җәмгыятьтә социальләшүе процессында мөһим роль уйный, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International