Түбән Каманың 10 нчы социаль участогында «Гомуми эш» Бөтенроссия проекты кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева «Алкоголь һәм җинаять» дигән темага дәрес үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен һәм үз сәламәтлегеңә карата җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Әлеге чарада 30 балигъ булмаган бала катнашты. Социаль эш буенча белгеч белән бергә алар кешенең гадәтләрен зарарлы һәм файдалы гадәтләргә бүлделәр. Аннан Марина Вахрушева яшь буынның үз сәламәтлекләренә мөнәсәбәте, алкоголь куллануның яшь организмны ничек үтерүе, кеше гомерен кыскартуы турында сөйләде. Белгеч балаларның игътибарын хәмер йогынтысында төрле хокукка каршы гамәлләр кылылуына да юнәлтте, чөнки кеше үз халәтен контрольдә тота алмый.
Чара ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше өлешләрен санап үттеләр, алган белемнәрен «Опасное погружение» мультипликацион фильмын карау белән ныгыттылар.