Арча районында социаль хезмәт алучылар спорт объектлары белән танышалар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Арча муниципаль районындагы «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар спорт объектлары белән танышуын дәвам итәләр. Шушы көннәрдә алар мәдәни ялны оештыручы Р. Т. Шакирова җитәкчелегендә «Арча Арена» спорт мәктәбендә булдылар.

Спорт мәктәбе директоры Илһам Шакиров бозны әзерләү технологиясе һәм аның өслеген каты хәлдә сакларга мөмкинлек бирүче боз ясау системасы турында сөйләде. Экскурсия дәвамында социаль хезмәт алучылар киенү-чишенү бүлмәсендә булдылар, запас уенчылар эскәмиясендә утырып карадылар һәм яшь спортчыларның тренировкаларын күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International