Казан психологлары яшүсмерләр арасында суицидларны кисәтү буенча эш алып баралар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Балигъ булмаганнарның үз-үзләрен суицидаль тотышын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казанның Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Җылы сүз белән – игелекле эш белән!» дигән урам акциясе уздырды. Ул Бөтендөнья үз-үзеңә кул салуларны булдырмау көненә багышланган.

Акциянең максатлары: ата-аналарның игътибарын балаларның үз-үзләренә кул салу проблемасына җәлеп итү, казанлыларга балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны барлыгы, шәһәр психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында хәбәр итү.

Акция барышында өлкәннәргә һәм балигъ булмаганнарга балалар ышаныч телефоны турында белешмәләр, психологик-педагогик ярдәм хезмәтләренең контакт мәгълүматлары һәм ата-аналар өчен балалар белән мөнәсәбәтләрен җайга салу турында файдалы киңәшләр язылган мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International