Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева эш визиты белән Буа муниципаль районында булып кайтты.
Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары Министрлык карамагындагы социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Киңәшмәдә «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда тармакның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
