Министрлык 2022 елга максатлар һәм бурычларны ачык формалаштыру башлануы турында игълан итә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022 нче елга Министрлык алдындагы максатларны һәм бурычларны ачык формалаштыруга старт бирә. Экспертлар төркеменнән тәкъдимнәр 2021 елның 26 сентябренә кадәр кабул ителә.

Ел ахырына кадәр экспертлар татарстанлылар белән бергә 2022 елга ведомство эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк. Килеп ирешкән тәкъдимнәр җентекләп эксперт сессиясендә, аннары – Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн тавыш бирүгә чыгарылачак. Республика халкы тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алачак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Алга таба ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киләсе елга биштән алып җидегә кадәр өстенле бурычы билгеләнәчәк. Моннан тыш, куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларны үтәү буенча халык алдында хисап тоту каралган.

2020 елны ачык онлайн тавыш бирүгә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы тарафыннан сайланган 15 максат чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә: хезмәт мөнәсәбәтләренә, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау мәсьәләләренә кагыла. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 942 кеше тавыш бирде, алар ведомство эшенең иң мөһим якларын билгеләүгә үз өлешләрен керттеләр.

ТР Хезмәт министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләре белән ведомство сайтында танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International