Казанда балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрь көнне ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү чаралары кысаларында, Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан хокукый ярдәм көне оештырылды.

Казанлыларның суд приставларының Идел буе район бүлеге суд приставы-башкаручысы белән очрашу мөмкинлеге бар иде. Чарада катнашучылар алиментлар түләтү белән бәйле кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ай саен үткәрелә. Алар ата-аналарга, опекуннарга (попечительләргә) балалар хокукларын, аналыкны, балачакны яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International