Биектау районында булачак әниләр пренаталь тәрбия нигезләрен өйрәнә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Пренаталь тәрбия ысуллары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Чарада 11 авырлы хатын-кыз катнашты. Дәреснең кереш өлешендә алар Шульц буенча аутотренинг күнекмәләренә өйрәнделәр, пренаталь тәрбия нигезләре белән таныштылар. Дәреснең төп өлешендә булачак әниләр үз-үзләрен җайга салу һәм үзләренең психологик халәтләре белән идарә итү күнекмәләренә ия булдылар, балага уңай кичерешләрен җиткерергә өйрәнделәр.

«Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: аналыктан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә торган дәресләр йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтә, аларның үз-үзләрен җайга салу һәм стресска толерантлык дәрәҗәсен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International