«Кайгырту» приютындагы балалар белән экологик тәрбия бирүче дәрес үткәрделәр

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Балаларга экологик тәрбия бирү максатыннан 12 сентябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән «Байкал – табигать могҗизасы» дигән дәрес үткәрде.

Чарада катнашучылар күл һәм анда яшәүчеләр турында белемнәрен тирәнәйттеләр, Байкалның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында презентация карадылар. Тәрбияләнүчеләр сулык турында кызыклы сорауларга җаваплар ишеттеләр, экологик проблемалар турында сөйләштеләр һәм уникаль күлнең табигатен саклау буенча мөмкин булган чаралар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International