Минзәлә районы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйрәнү тренировкасы узды

2021 елның 10 сентябре, җомга

9 нчы сентябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә практик дәрес һәм социаль хезмәт алучыларны һәм хезмәткәрләрне шартлаткыч җайланмага охшаган предметка тап булганда эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Чаралар «Экстремизга – юк!» ункөнлеге кысаларында үткәрелде.

Белгечләр гадәттән тыш хәл вакытында гамәлләр алгоритмын кабатладылар: җитәкченең гамәлләре, эвакуация маршруты, социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләүне тәэмин итүче җаваплы хезмәткәрләрнең эш тәртибе, җыелу урыны. Тренировкадан соң хаталарга анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International