7-10 сентябрь көннәрендә Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан «Бергә – балалар хакына!» XII Бөтенроссия форумы уздырылды. Форумның төп темасы – балалар иминлеге өчен яңа чишелешләр.
Төп чаралары Сургут шәһәрендә узган форумның эшлекле программасына шулай ук дистанцион форматтагы интерактив чаралар да кертелгән иде, алар фонд партнерлары тарафыннан әзерләнгән.
Бөтенроссия форумы программасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр оештырылды.
Әйтик, 7 сентябрьдә Биектау районында «Яңа туган балалардан баш тартуларны булдырмау юлы белән балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен гаилә мохитен саклау» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараның модераторы министр урынбасары Юлия Абдреева иде, ә түгәрәк өстәл спикерлары – республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре. Түгәрәк өстәл онлайн-форматта үткәрелде, шуңа күрә чараның кунаклары Россиянең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да булды.
Түгәрәк өстәлдә социаль ятимлекне профилактикалау кысаларында ведомствоара эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде, яңа туган сабыйлардан баш тартуны профилактикалауның мөһим аспекты буларак булачак аналарга психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, авырлы һәм яшь аналарга ярдәм итү буенча социаль проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәле тәҗрибәсе каралды. Очрашуга йомгак ясап, Юлия Абдреева нәкъ менә профилактикалау социаль ятимлекне җиңү буенча эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтте.
8 сентябрь көнне «Сила в детях» Хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләр белән эшләүдә социаль инновацияләр» темасына түгәрәк өстәл узды. Чараның модераторы, министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин, сәламләү сүзендә республикада инвалид балаларны тернәкләндерү хезмәте белән тәэмин итүнең артуын билгеләп үтте. Бу социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эш спектрын киңәйтү, шулай ук коммерциячел булмаган секторны актив җәлеп итү нәтиҗәсе булып тора.
Түгәрәк өстәлдә дәүләт социаль учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясады. Алар тарафыннан социаль проектлар һәм үзенчәлекле балалар гаиләләре белән эшләүдә инновацион алымнар тәкъдим ителде. Спикерлар билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән эшчәнлекнең төп нәтиҗәсе булып гаиләләрнең социаль изоляциясен җиңү һәм балаларны җәмгыять тормышына актив җәлеп итү тора.
Форумның түгәрәк өстәлләре мөһим социаль проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләшү өчен мәйданчык булды. Чараларның интерактив форматы һөнәри аралашуга һәм балаларга ярдәм итү буенча уңышлы тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итте.