Бүген Мәскәүдә IV Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы башланды. Ул 9-11 сентябрьдә узачак.
«Социаль ярдәм / озын гомерлелек» эксперт сессиясендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да чыгыш ясады. Ведомство башлыгы социаль сәясәтне үзгәртеп коруның төбәк тәҗрибәсе, балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларының адреслыгын җайга салу турында сөйләде.
Э. Ә. Зарипова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы беренчеләрдән булып, гражданнарның керемнәрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, төбәк программаларының адреслылыгын кертүгә күчте.
Керемнәрне исәпкә алу критерие 2016 елда кертелгән иде, 2019 елдан республикада региональ социаль түләүләр алу хокукын билгеләгәндә гражданнарның мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсе исәпкә алына. Әгәр 2015 елда социаль ярдәмнең адреслы чараларын 0,38 млн кеше алган булса (чаралар алучыларның гомуми саныннан 23 %), 2021 елда адреслы чараларны 0,87 млн кеше ала, бу чара алучыларның гомуми санының 67 % тәшкил итә, мохтаҗлар файдасына финанслауның гомуми күләменнән 67,4 % җибәрелә.
«Социаль сәясәтне үзгәртү кешеләрнең тормыш шартларыннан чыгып күрсәтелә торган чараларның адреслылыгын көчәйтү, электрон хезмәтләрне һәм сервисларны үстерү белән бәйле», – дип нәтиҗә ясады министр.