«Шатлык» үзәгендә социаль хезмәткәрләр террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж узды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында 1-10 сентябрь көннәрендә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздыралар.

Шулай итеп, 8 сентябрьдә бүлекчә социаль хезмәткәрләре өчен инструктаж үткәрелде. Шулай ук ункөнлек чорында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучылар белән экстремизм һәм террорчылык проблемасы турында әңгәмәләр үткәрделәр, бүгенге дөньяның төп куркынычлары турында сөйләделәр. Барлык өлкән яшьтәге гражданнар «Террорчылык – җәмгыятькә янау» дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International