Бүген Яр Чаллы шәһәре социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова белән очрашты.
Очрашуда мәшгульлек үзәге, матди ярдәм үзәге, «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм «Перекресток» билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Чара барышында К. А. Таҗетдинова Татарстан Республикасының социаль-икътисадый күрсәткечләре турында җентекләп сөйләде, очрашуда катнашучыларны сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы үсеше динамикасы белән таныштырды, төзелеш эшләре күләме, торак тапшыру, авыл хуҗалыгы продукциясе, ваклап сату әйләнеше буенча республиканың лидерлыгы турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Ахырда министр урынбасары «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Чарада 42 кеше катнашты.