9 сентябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячесе Зөлфирә Нигъмәтҗанова «Көз бүләкләре» дип исемләнгән иҗади дәрес үткәрде.
Пластилинография техникасында балалар әти-әниләре белән бергә көзге бүләкләр ясадылар. Пластилин белән эшләү аерым кызыксыну уята һәм балаларда иҗади караш, иҗат итү теләге уята. Балалар бик теләп әңгәмәгә кушылдылар һәм бу ел фасылына карата үз карашлары турында сөйләделәр.
Әзер эшләрдән күргәзмә оештырылды.