Буа районында яшүсмерләр белән уен-инструктаж үткәрделәр

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Преодоление» клубына йөрүче яшүсмерләр белән тренинг үткәрде. Дәрес экстремизм һәм террорчылык кебек күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.

Дәреснең төп этабы рольле уен-инструктаж булды, аның барышында балалар террорчылык акты очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр, экстремаль ситуациядә дөрес гамәлләргә өйрәнделәр.

Психолог сүзләренә караганда, мондый чаралар яшүсмерләрдә көчләүгә, террорчылыкка һәм экстремизмга карата негатив караш тәрбияли, толерантлык нигезендә конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International