Яр Чаллының Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы гражданнарны өйләренә барып укыта

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе укытучысы социаль хезмәт алучыларның туганнарын өлкән яшьтәге гражданнарны карау кагыйдәләренә өйрәтүне дәвам итә. Дәресләрнең төп бурычы – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучыларда өстәмә белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Социаль эш буенча белгеч Резедә Габдрахманова Галина Алексеевнаның өендә чираттагы дәрес үткәрде. Ул урын өстендә яткан кешене юындыру өчен нинди өстәмә юу чаралары һәм карау предметлары барлыгын күрсәтте һәм аларны ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген сөйләде.

Дәресләрдә социаль хезмәт алучыларның туганнарын авыру кешеләр белән дөрес аралашырга да өйрәтәләр. Игътибар, игелеклелек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт кешегә нәтиҗәле йогынты ясый, шул ук вакытта өлкән кеше ялгызлык хисе тоймый.

Галина Алексеевна мондый дәресләрнең әһәмиятен бәяләде һәм укуны өйдә узу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International