Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр бакча сезонына йомгак ясадылар

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Эшләргә – димәк яшәргә» программасы кысаларында бакчачылык түгәрәге уңышлы эшләп килә. Түгәрәккә хезмәт терапиясе белән шөгыльләнергә яраган 11 кеше йөри.

Хезмәт терапиясенең дәвалау нәтиҗәсе гаять зур: гомуми хәл яхшыра, кулларның вак моторикасы үсә, активлык һәм әйләнә-тирә кешеләр белән хезмәттәшлек өчен җавап бирүче баш мие бүлекләре активлаша, шулай ук чаралар нерв, йөрәк-кан тамырлары, сулыш, иммун системаларына яхшы йогынты ясый.

Түгәрәкнең иң актив катнашучылары – Любовь Овчарова, Фидая һәм Владимир Долгихлар, Владимир Абросимов, Нина Майорова. Хатын-кызлар иртә яздан яшелчә һәм чәчәкләр үсентеләре утыртуга, ә ир-атлар туфрак әзерләүгә һәм чәчәк клумбаларын төзекләндерүгә керешәләр. Түгәрәктә катнашучылар барлык җиләк-җимеш агачларының тирәләрен казу, аларны агарту белән шөгыльләнәләр.

Бүген социаль хезмәт алучылар «Көз бүләкләре» дип исемләнгән күргәзмә оештырып, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрсәттеләр. Алар үстергән экологик чиста яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр интернат-йортта яшәүчеләр өстәленә китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International