Тимурчылар Лениногорск районында тыл хезмәтчәне янына бардылар

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова тимурчылар отрядында катнашучылар белән бергә тыл хезмәтчәне Ульяна Федоровна Григорьевага бардылар.

Федотовка авылында туып-үскән Ульяна Федоровнаның балачагы Бөек Ватан сугышы елларында туры килә. Тыл хезмәтчәне авыр сугыш елларын күз яшьләре белән искә ала. Бу чорда авыл халкы өчен төп бурыч колхозны саклап калу була. Ульяна Федоровна сугыштан соңгы елларда шәһәргә күчеп килә, район мәдәният йортына эшкә урнаша, анда пенсиягә кадәр эшли.

Тимурчылар зур кызыксыну белән сораулар бирделәр һәм өлкән кешенең тарихын игътибар белән тыңладылар. Балалар аңа игътибар гына күрсәтеп калмыйча, чүп-чар җыярга һәм түгәргә дә булыштылар. Ульяна Федоровна очрашуга бик шат иде һәм кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International