Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы чаралар үткәрелә.
Шулай итеп, 8 сентябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без террорчылыкка каршы» дип исемләнгән уен-сәяхәт узды. Тәрбиячеләр балаларга террорчылык формалары һәм күренешләре турында сөйләделәр, медицина кабинетында балалар зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында белделәр. Шулай ук тернәкләнүчеләр викторина сорауларына җавап бирделәр, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Өлкән буын вәкилләре өчен дә тематик чаралар үткәрелә. Кичә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чара узды, аның барышында тәрбияче Л. И. Әгъләмова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар «Без халыклар дуслыгы өчен – без көч куллануга каршы!» дигән стенгазета бастырып чыгардылар.