Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларның йортларында тәрәзәләрне җылыталар

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкәннәрнең тормышын яхшырту буенча төрле эшләр башкарыла.

Җылылык сезонына әзерлек максатыннан социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларның өйләрендә тәрәзәләрне юалар һәм җылыталар, җылыту приборларының һәм газ җиһазларының төзеклеген тикшерәләр. Аларның күбесе шәхси йортларда яши, һәркемнең вакытында уңыш җыеп, кар төшкәнче йорт яны территориясендә тәртип урнаштырасы килә. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә бу эшләрне салкыннар башланганчы башкарырга булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International