«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча уен-викторина үткәрделәр

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова террорчылыкка каршы пропаганда һәм үз тормышыңа һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына җаваплы караш тәрбияләү максатыннан мәктәп яшендәге балалар белән уен-викторина үткәрде.

Балалар төрле биремнәр белән дүрт станция уздылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү өлкәсендә белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Шулай ук чарада катнашучылар белән гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Тематик фильм алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International