Шушы көннәрдә Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Д. М. Сәйфетдинова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен почта бүлегенә экскурсия оештырды.
Учреждение хезмәткәрләре балаларга почта элемтәсенең барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләделәр. Балалар почта элемтәсенең төрле формалары белән таныштылар, почта аша хатлар гына түгел, открыткалар, посылкалар, шулай ук кызыклы балалар өчен гәҗит һәм журналларга язылырга мөмкин булуын белделәр.
Чара балаларның күзаллауларын һәм төрле һөнәр ияләре турында белемнәрен киңәйтте.